(8412) 250-444
ru eng

75-летие Победы в Великой Отечественной войне.

09 мая 2020 г.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле якташлар! Сезне Бөек Җиңүнен 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бу Бөек бәйрәм көнне барчабызны Җиңүче буын өчен горурлык хисе биләп алган. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен ил бергә җиңүне якынайтуга Пенза өлкәсе дә зур өлеш кертте. Туган илне саклап калу өчен төрле милләт кешеләре бердәм булып, иңгә иң басты. Пенза ягы 300меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. 190меңнән артык якташыбыз сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмады. Илебезнең бәйсезлеге өчен сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгыгыз, тыл хезмәткәрләренең үзләрен үзләре аямыйча эшләгәннәре, җимерелгән хуҗалыкны сугыштан соңгы елларда торгызучыларның фидакарь хезмәте алдында түбәнчелек белән баш иябез, безнең күңелләрдә алар мәңге сакланыр. Ышанбыз: тарихи хәтер җиңүче буынның балалары, оныклары, оныкчыклары күңелендә буыннардан буыннарга күчәр. Кадерле ветераннар, без Җиңүчеләр исеменә, лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тырышырбыз. Бүгенге көндә тыныч күк йөзе астында яшәвебез белән сезгә бурычлы һәм чиксез рәхмәтле. Сез кешелекне фашизм афәтеннән йолып калдыгыз. Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез яшь буынга үрнәк булсын иде! Җир йөзендә һәрчак тынычлык булсын! Сугыш истәлеге булып илебез елъязмасында якты бәйрәм, батырлык, кыюлык үрнәге, иң изге көн булып тантаналы Җиңү бәйрәме генә калсын иде! Кадерле ветераннар! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге якыннарыгызның игелеген тоеп яшәргә, ә барча якташларга – тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән! Дорогие ветераны, труженики тыла, земляки! Поздравляем с 75-й годовщиной Победы в Великой Отечественной войне! В этот великий праздник всех нас переполняет чувство гордости за поколение победителей.Пензенская область внесла немалый вклад в историю Ве-ликой Отечественной войны. Представители всех национальностей встали плечом к плечу, чтобы защитить свою страну. За годы войны мобилизованы и ушли добровольцами в действующую армию свыше 300 тысяч пензяков. Более 190 тысяч из них не вернулись с фронта.Мы всегда будем чтить подвиги тех, кто героически сражался за свободу и независимость нашей Родины, трудился в тылу, восстанавливал страну в послевоенные годы. Уверены, что сохранение исторической памяти и героического прошлого нашей Родины продолжат поколения детей, внуков и правнуков Победы. Мы будем стремиться быть достойными вас, наши ветераны.Нет слов, чтобы выразить благодарность за то, что Вы сделали для нас, ведь именно благодаря Вам, люди, живущие сейчас, могут видеть мирное небо над головой. Именно Вы спасли мир от черной волны фашизма. Именно вы не жалели своих жизней ради нас.В вашей Победе – героизм и сила духа миллионов, вечное напоминание нам- вашим потомкам о бесценности мира на земле. Земной поклон вам! Пусть ваши подвиги, отвага и мужество служат примером и вдохновляют всех нас, пусть всегда будет мир на нашей прекрасной Земле, а о войнах напоминает лишь этот праздник, оставляя слезы счастья и трогательную радость в сердцах! С Днем Победы! Хөрмәт белән, Җиһанша Туктаров. С уважением, Жиганша Туктаров
75-летие  Победы в Великой Отечественной войне.75-летие  Победы в Великой Отечественной войне.

[ERROR#1]